

Бүген Уфа – Яңавыл автоюлының 100нче километрында фаҗигале авария теркәлгән.
Билгеле мәгълүматлар буенча, юлда „Ваз-2110” машинасы каршы килгән „Лада Калина” белән бәрелешкән. Коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, „Ваз-2110” машинасының пассажиры һәлак булган. Тагын биш кеше дәваханәдә.
Авария урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәргә онытмагыз!