

Кушнаренко районы буенча полиция бүлегенә 43 һәм 35 яшьлек ике кеше машиналарын урлау турында гаризалар белән мөрәҗәгать иткән.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада ике машинаны да табалар. Берсе – урланган урыннан 500 метр ераклыкта механик зыян белән, ә икенчесе – Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелгән кешене кулга алганнар. Ул элек хөкем ителгән 35 яшьлек Чиршә-Тартыш авылы кешесе булып чыга. Ул үз гаебен таныган.
Билгеле булуынча, шул көнне алар дусты белән туган көнен “бәйрәм” иткәннәр. Күпмедер вакыттан соң, геройланып алгач, ир-ат урамга чыга. Анда ул салонында ачкычы булган “ВАЗ-2112” машинасын күрә. Шул машинада ул күрше районда яшәгән дусты янына барырга була. Тик ерак китә алмый – машина белән идарә итүне югалта һәм юл читенә чыгып оча. Бу вакыйга ир-атны бер дә туктатмый. Машинаны шунда калдырып, ары таба китә.
Явыз ниятле кешенең игътибарын “УАЗ” җәлеп итә, ул аңарда Чакмагыш районына юл тота. Билгеләнгән урынга барып җиткәч, бернәрсә дә булмаган кебек, йокларга кереп ята.
Урлау фактлары буенча тоткарланган кешегә карата РФ Җинаять кодексының 166 мәддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча ике җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән кеше сак астына алынган.