Хәвефсезлек
4 октябрь 2023, 06:10

Полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан

Хәзер аңа нинди җәза яный?

Полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә маташканПолиция хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан
Полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан

Куергазы районында исерек автомобильче тоткарланган, ул инспекторга 30 мең сум ришвәт бирергә маташкан. Бу хакта үзенең телеграмм-каналында республика ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Билгеле булуынча, кичә “ВАЗ-2107” машинасы руле артында исерек хәлдә булган 52 яшьлек кешене туктатканнар. Административ материал төзелмәсен дип, полиция хезмәткәренең берсенең кесәсенә акча салырга маташкан. Инцидент урынына тикшерү-оператив төркем чакыртылган.

Хәзер водительгә РФ ҖК 291нче мәддәсе буенча җинаять эше яный. Аның транспорт чарасын махсус тукталышка урнаштырганнар.

Автор:
Читайте нас