Хәвефсезлек
28 сентябрь 2023, 08:37

Юлларда янә фаҗигале авария

ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган урында эшли.

Юлларда янә фаҗигале аварияЮлларда янә фаҗигале авария
Юлларда янә фаҗигале авария

ЮХХДИ хезмәткәрләре Мәләвез районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган урында эшли.

Фаҗигале авария бүген көндез Зиргән – Нордовка автоюлының 11нче чакырымында теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек водитель идарә иткән “Лада Гранта” каршы килгән “ВАЗ-2107” машинасы белән бәрелешкән. Анда руль артында 72 яшьлек ир-ат булган.

Юл һәлакәтендә “Гранта” водителе һәлак була. Шулай ук авариядә 75 яшьлек ”ВАЗ” пассажиры вафат була, аның водителе авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләгә.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли. Детальләр ачыклана.

Юлларда янә фаҗигале авария
Юлларда янә фаҗигале авария
Автор:
Читайте нас