Хәвефсезлек
25 август 2023, 04:41

Афәрин, балтачлылар!

Өч район командалары арасында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең командасы беренче урынны яулады.

Афәрин, балтачлылар!Афәрин, балтачлылар!
Афәрин, балтачлылар!

Кичә, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы мәйданында, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте һәм БР Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе балалар травматизмын профилактикалау буенча төбәк ресурс үзәге белән берлектә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча “Балаларның хәвефсез юлы” дип аталган белем бирү-күңел ачу чарасы үтте.

 Монда Балтач, Аскын һәм Тәтешле районнары командалары төрле эстафеталарда көч сынашты.

Барлык эстафеталарны да лаеклы үтеп, кече яшь төркемендә беренче урынны – Балтач (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы), икенче урынны – Тәтешле һәм өченче урынны Аскын районнары командалары яулады. Ә өлкән яшь төркемендә беренчелек Аскын районында. Икенче урында – Балтач (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы), өченче урында – Тәтешле районы командасы.

Афәрин, балтачлылар!
Афәрин, балтачлылар!
Афәрин, балтачлылар!
Автор:
Читайте нас