

21нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр районда “Игътибар-балалар” профилактик чаралары үтә.
Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатыннан оештырыла.
Бу вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре балаларны транспорт чаралары салонында йөртүгә, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирәчәкләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар турындагы мәгълүмат мәгариф оешмаларына җибәреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар, балалар иминлегенә җитди карыйк, юл тирәләрендә караучысыз калдырмыйк. Ә транспорт чаралары йөртүчеләре кечкенә җәяүлеләрне юлларда күреп, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметегез, чөнки еш кына балаларның нәрсә эшләгәнен алдан фаразлап булмый. Балаларга җәүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрегез. Барыннан да элек, кайчан һәм ничек юл аркылы чыгарга мөмкин булуы турында сөйләгез һәм күрсәтегез. Аларга үз-үзләрен дөрес тоту үрнәген бирегез.
Галия ХӘТМУЛЛИНА,
ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек
пропагандасы буенча инспекторы.