Хәвефсезлек
21 август 2023, 08:53

Мопед кына димәгез...

Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчесе һәм аның 13 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Мопед кына димәгез...Мопед кына димәгез...
Мопед кына димәгез...

Уфада кичә кичке сәгать тугызлар тирәсендә 14 яшьлек үсмер “Альфа” мопеды белән юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Шакшаның Гвардейский урамындагы 38нче йорт каршында ул “Hyundai Elantra” автомобиле белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчесе һәм аның 13 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча административ тикшерү башланган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Автор:
Читайте нас