

Кичә бер машина сазлыкка төшеп киткән. Нәтиҗәсендә 57 яшьлек ир-ат һәлак була.
“Башинформ” агентлыгы Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтанып хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Дүртөйле районының Тайморза авылында булган.
Авария турында сигнал Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә кич килгән. Машина әйләнү нәтиҗәсендә сазлыкка төшеп киткән.
Фаҗигале вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, тикшерү төркеме һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.
Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.