

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Благовещен шәһәренең Надежда бистәсендә яшәүче хатын юлда китеп баручы автомобиль руле артында 12 яшьлек бала булуын күреп кала. Бераз аптырап торгач, ул машинаны туктата. Салонда "яшь водительнең" әнисе дә була. Ул бернәрсә дә булмаган кебек руль артына үзе утырып китә. Бу хәл турында ЮХХДИ хезмәткәрләренә хәбәр итәләр. Алар, үз чиратында, автомобильнең хуҗасы кем булуын ачыклыйлар.
ЮХХДИ хезмәткәрләренә малайның әнисе әйтүенчә, танышларына китеп барганда, ул улына руль артына утырырга тәкъдим иткән.
“Улыма педальләргә ничек басарга, тизлекне ничек үзгәртергә, „поворотникларны“ ничек кабызырга икәнен өйрәттем. “На всякий случай” машина йөртергә өйрәтергә теләдем, - дип белдергән хатын.
Чыганак билгеләвенчә, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 мәддәсе нигезендә йөртү таныклыгы булмаган балигъ булмаганнарга руль тапшырган өчен хатын-кызга 30 мең сум күләмендә административ штраф яный. Моннан тыш, хокук бозу турында материал балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.