Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 декабрь 2022, 13:39

“Игътибар-балалар!” акциясе старт ала

19нчы декабрьдән районда “Игътибар-балалар!” дип аталган киң күләмле профилактик акция башланачак.

“Игътибар-балалар!” акциясе старт ала
“Игътибар-балалар!” акциясе старт ала

ЮХХДИ хезмәткәрләре бу чорда балаларны транспорт чаралары салонында йөртүгә, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирәчәкләр.
“Игътибар-балалар” акциясе кысаларында Балтач районы ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар - балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча аңлату эшләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча төрле конкурслар һәм викториналар үткәрәчәк.
Чаралар 13нче гыйнварьгә кадәр дәвам итәчәк.
Балалар иминлегенә җитди карыйк, юл тирәләрендә караучысыз калдырмыйк. Ә транспорт чаралары йөртүчеләре кечкенә җәяүлеләрне юлларда күреп, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметегез, чөнки еш кына балаларның нәрсә эшләгәнен алдан фаразлап булмый. Аеруча җәмәгать транспорты тукталышлары, җәяүлеләр кичүе, парклар һәм скверлар, балалар мәйданчыклары янында тизлекне киметергә онытмагыз.

Айгөл АРСЛАНОВА,
ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек
пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: