Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 декабрь 2022, 13:12

Районда рейд үтте

Рейд барышында ЮХХДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагын ачыклады.

Районда рейд үтте
Районда рейд үтте

Кичә, 9 декабрь көнне,  Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды.

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагын ачыклады. Өч очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде.

Бу көннәрдә һава шартлары үзгәреп тора. Әле нык итеп суыта, ә ялларга көчле бураннар фаразлыйлар. Тотрыксыз һава шартлары машина йөртүчеләр өчен аеруча куркыныч. Юллардагы сак булырга өнди ЮХХДИ хезмәткәрләре.

-Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз, - ди ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек пропагандасы буенча инспекторы Айгөл Арсланова.

Автор:
Читайте нас: