Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 октябрь 2022, 14:08

“Игътибар – балалар!” акциясе старт алды

Бүген районда “Игътибар - балалар!” дигән киң күләмле профилактик акция башланды.

“Игътибар – балалар!” акциясе старт алды
“Игътибар – балалар!” акциясе старт алды

Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатыннан оештырыла. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу чорда балаларны транспорт чаралары салонында йөртүгә, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирәчәкләр.

“Игътибар-балалар” акциясе кысаларында Балтач районы ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар үткәрәчәк. Болар – балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча аңлату эшләре, мәгариф учреждениеләрендә инспекция хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары үткәрү, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча төрле конкурслар һәм викториналар үткәрү.

Чаралар 11нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, балалар иминлегенә җитди карыйк, юл тирәләрендә караучысыз калдырмыйк. Ә транспорт чаралары йөртүчеләре кечкенә җәяүлеләрне юлларда күреп, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметегез, чөнки еш кына балаларның нәрсә эшләгәнен алдан фаразлап булмый. Аеруча җәмәгать транспорты тукталышлары, җәяүлеләр кичүе, парклар һәм скверлар, балалар мәйданчыклары янында тизлекне киметергә онытмагыз.

Айгөл АРСЛАНОВА,

ЮХХДИ бүлекчәсенең

хәвефсезлек пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: