Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 октябрь 2022, 10:43

Соңгы рейд нәтиҗәләре

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 27 очрагын ачыклады.

Соңгы рейд нәтиҗәләре
Соңгы рейд нәтиҗәләре

Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 27 очрагын ачыклады. Дүрт очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде. Бер водитель  исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Айгөл Арсланова,

ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек

пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: