Кичә, 7 октябрь көнне, Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды.
Әлеге рейд барышында ЮХХДИ инспекторлары – Денис Гаттаров, Рөстәм Шарипов, Илдус Әхкәмов һәм Фәнис Минязевлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 20 очрагын ачыклады. Өч очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде.
Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!
Айгөл Арсланова,
ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек
пропагандасы буенча инспекторы.