Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 октябрь 2022, 10:48

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган

Ә 18 яшьлек пассажир дәваханәгә озатыла.

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган

Яңавыл районының Иске Кудаш-Иске Орьебаш автомобиль юлының 30нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.

ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, 35 яшьлек водитель  “Daewoo Gentra” машинасы белән идарә итүне югалта hәм  юл читенә төшеп каплана.

Водитель алынган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. Ә 18 яшьлек пассажир Нефтекама  дәваханәсенә озатыла.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары билгеләнә.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: