Салаватта юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Үлгән кеше бар. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Авария иртәнге сәгать унынчыда Ленинград урамында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада Гранта" машинасы "Honda" мотоциклы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә, 25 яшьлек мотоциклчы дәваханәгә озатылган. Мотоциклчы реанимация бүлегендә, алган җәрәхәтләрдән, 17:45 сәгатьтә үлгән.
Фаҗигале вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Чыганак һәм фото: Башинформ.