Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 октябрь 2022, 09:40

Җәяүлене бәрдергән

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Җәяүлене бәрдергән
Җәяүлене бәрдергән

Яңавыл районында кичә кич белән үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә республиканың ЮХХДИ башлыгы үзенең телеграм-каналында.

Яңавыл районында, кичке сәгать сигездә, Нефтекама - Яңавыл автоюлының 37нче чакрымында 33 яшьлек “Volkswagen Polo” водителе 38 яшьлек җәяүлене  бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Машина йөртүче сүзләре буенча, ир-ат юл уртасыннан барган. Һәм аның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эшләре бара.

Узган тәүлектә республика юлларында тугыз автомобиль һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган, тагын сигез кеше төрле тән җәрәхәтләре алганнар.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: