Бүген Ишембай районында коточкыч авария теркәлгән.
Билгеле мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте Стәрлетамак - Ишембай автомобиль юлының 1нче километрында булган. Анда “Рено Логан” һәм “Шевроле Авео” машиналары бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, юл-транспорт-һәлакәтендә “Рено Логан” машинасының йөртүчесе һәлак булган.
Медицина ярдәме "Шевроле" йөртүчесенә һәм аның ике пассажирына, шул исәптән 12 яшьлек балага кирәк булган.
Хәзерге вакытта авариянең бар нечкәлекләре тикшерелә.
Чыганак һәм фото: Башинформ.