Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 сентябрь 2022, 11:25

Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерәчәкләр

Бүген, 23 сентябрь көнне, Балтач районы Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобусларын тикшерү буенча профилактик чара үткәрә.

Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерәчәкләр
Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерәчәкләр

Бүген, 23 сентябрь көнне, Балтач районы Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобусларын тикшерү буенча профилактик чара үткәрә. Бу чараның төп  максаты - пассажир автобусларында һәлакәтләрне киметү,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.

ЮХХДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертүнең төп нигезләмәләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышын контрольгә алуга һәм автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимына карата катгый таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар бирәчәк.

Транспорт чарасын җитештерүче предприятиедә каралган саннан артык пассажирлар йөртү, "Д" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган машина йөртүчеләр автобуслары белән идарә итү кебек таләпләр дә игътибарсыз калмый.

Айгөл АРСЛАНОВА,

ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда

буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: