Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 июль 2022, 15:01

" Светофор ярдәмгә ашыга" чарасы

Балалар юлда яки балаларны ничек сак булырга өйрәтү - бүгенге көннең мөһим актуаль темасы .Начар авыл клубында үткәрелгән чара бу тормыш темасына багышланды.

Бу юлы Начар авылы балаларына "Светофор иленә" гадәти булмаган сәяхәт оештырылды . Аларга җәяүле, пассажир һәм машина йөртүче ролендә уйнарга туры килде . Уен барышында балалар транспорт чараларының нинди булуы , кемне постовой дип атыйлар, машина йөртүче , җәяүле һәм пассажир дип атаулары , кызыл, сары, яшел төстә нәрсә аңлатулары турында белделәр. Светофор ни өчен кирәк? Җәяүлеләр өчен нинди юл билгеләре мөһим ("Җәяүле кичүе", "Перекресток ''җәяүлеләр хәрәкәте тыелган', "җәяүлеләр юлы"). Балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләре, зирәклекләре , яхшы белүләре һәм "Светофор ярдәмгә ашыга" дигән танып-белү әңгәмәсендә күрергә мөмкин иде .

" Светофор ярдәмгә ашыга" чарасы
" Светофор ярдәмгә ашыга" чарасы
" Светофор ярдәмгә ашыга" чарасы
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: