Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь , 20:49

Михаил Мишустин: тиздән МРОТ артачак

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) арттыру планнары турында игълан итте. Күпмегә?

Михаил Мишустин: тиздән МРОТ артачак
Михаил Мишустин: тиздән МРОТ артачак

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин минималь хезмәт хакы күләмен арттыру планнары турында игълан итте. Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 процентка артачак һәм 22 440 сум тәшкил итәчәк.

"Бу 4 миллионга якын кешенең хезмәт хакын күтәрергә ярдәм итәчәк", - дигән Михаил Мишустин.

"Минималь хезмәт хакы күләмен алдан арттыруны тәэмин итәргә кирәк, 2030нчы елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш", - диде  Министрлар Кабинеты утырышында.

Сентябрь башында РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Кобяков хәбәр итүенчә, минималь хезмәт хакын 22,4 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 1 октябрьгә кадәр кертеләчәк.

Автор:
Читайте нас: