Барлык яңалыклар
Икътисад
11 июнь , 08:47

Пенсияләрне яңадан индексацияли башлыйлар

Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте.

Пенсияләрне яңадан индексацияли башлыйлар
Пенсияләрне яңадан индексацияли башлыйлар

Алдагы елның 1нче февраленнән эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан индексацияли башлыйлар. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итә. - “Башинформ” агентлыгы.

-2025 елның 1нче февраленнән эшләүче гражданнарга пенсияләрне индексацияләү яңадан башланачак. Бүгенге көндә аларның саны 7 миллион 800 меңнән артык. Алар эшләвен дәвам итсен һәм яшь белгечләрләр белән белемнәрен уртаклашсын өчен шартлар тудыру мөһим, –дип билгели Мишустин.

Премьер-министр вице-премьер Татьяна Голиковага пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга кушты.

Автор:
Читайте нас: