Барлык яңалыклар
Икътисад
22 март , 11:29

Айлык пособиеләрне арттырмакчылар

Бу хактагы закон проектын БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай 28 мартта карарга тиеш.

Айлык пособиеләрне арттырмакчылар
Айлык пособиеләрне арттырмакчылар

Башкортстанда ятим балаларны караучыларга (опекуннарга) айлык түләүләрне 18,5 процентка арттырмакчылар. Бу хактагы закон проектын БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай 28 мартта карарга тиеш, дип "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 
Корылтайның матбугат хезмәте белдерүенчә, түләү күләме баланың яше һәм сәламәтлеге торышына бәйле. Әле ул аена 7 555тән алып 9 428 сумга кадәр тәшкил итә.
Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, опекун һәм ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләрдән түләүләрне индексацияләү турында мөрәҗәгатьләр күп булган. Пособиене инфляциягә карап түгел, ә зуррак күләмгә арттыру буенча карар кабул ителгән.
Закон проектына ярашлы, опекунга (попечительгә) түләнүче акча күләмен, район коэффициентын исәпкә кертеп, 3 яшькә кадәрле балалар өчен аена 9 310 сум, 3 яшьтән зуррак балалар өчен 8 953 сум тәшкил итәчәк.
Инвалид бала яисә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яисә физик һәм (яисә) психик үсештә тайпылышлары булган балалар өчен түләүләр күләме аена түбәндәгечә тәшкил итәчәк: 3 яшькә кадәрле балалар өчен - 11 172 сум, 3 яшьтән зурракларга -10 743 сум .
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, бүген республикада 10 337 ятим һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган бала яши. Шуларның 9 628е, яисә 93 проценты, гаиләләргә тәрбиягә бирелгән.

Автор:
Читайте нас: