Барлык яңалыклар
Икътисад
19 март , 20:42

Ипотеканы ябу өчен күпмедер түләү алырга була икән

Бу түләү кемнәргә бирелә?

Ипотеканы ябу өчен күпмедер түләү алырга була икән
Ипотеканы ябу өчен күпмедер түләү алырга була икән

2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр туган күпбалалы гаиләләр дәүләттән ипотеканы түләү өчен 450 мең сум алалачак. Бу хакта «Ата-аналар өчен дәүләт хезмәтләре» төркемендә әйтелә, дип "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә. Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин мондый ярдәм чарасын эшләргә кушкан.

2019 елдан башлап программадан 665 меңгә якын күпбалалы гаилә файдаланган. Гаризаны 2031 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин булачак, диелә материалларда.

Ипотека килешүе 2024 елның 1 июленә кадәр төзелергә тиеш. Шулай ук элек гаилә әлеге ярдәм чарасыннан файдаланырга тиеш булмаган, заемчы Русия гражданы һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән булуы мотлак.

Автор:
Читайте нас: