Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль , 16:06

Башкортстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм көчәйтелә

Республика парламентарийлары тиешле закон проектын әзерли башлады.

Башкортстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм көчәйтелә
Башкортстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм көчәйтелә

Башкортстанда күп балалы гаиләләрне социаль яклау көчәйтелә. Республика парламентарийлары тиешле закон проектын әзерли башлады. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, канунияттә каралган социаль ярдәм чаралары күп балалы гаиләдәге өлкән балага 18 яшь тулганчы, әгәр ул көндезге бүлектә укый икән, 23 яшькә кадәр күрсәтеләчәк.

“Закон Русия Президентының “Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары  турында” Указына ярашлы әзерләнә. Указда ныгытылган положениеләр күп балалы гаиләнең критерийларын һәм гражданнарның шушы категориясе өчен мотлак социаль гарантияләр җыелмасын анык билгели. Бу илнең барлык субъектлары өчен дә мотлак. Финанс мөмкинлеклре булган төбәкләр үз төбәк законнары белән өстәмә ярдәм чараларын кертергә мөмкин. Әлеге вакытта депутатлар республика Хөкүмәте белән тыгыз бәйләнештә эшли. Гомумән, гражданнарның шушы категориясенә социаль гарантияләр көчәйтелә”, – дип аңлатма биргән спикер.

Автор:
Читайте нас: