Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар , 08:33

Гаиләләр өчен яңа 10 мең сумлык пособие булырмы?

Русиядә гаиләләр өчен яңа пособиеләр кертелергә мөмкин. Мондый башлангыч белән Иҗтимагый палата чыгыш ясаган.

Гаиләләр өчен яңа 10 мең сумлык пособие булырмы?
Гаиләләр өчен яңа 10 мең сумлык пособие булырмы?

Русиядә күпбалалы гаиләләр өчен яңа пособиеләр кертелергә мөмкин. Мондый башлангыч белән Иҗтимагый палата чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Кызыл таң" гәзите. 

Бу пособие мохтаҗлыкны исәпкә алмыйча түләнәчәк, ягъни аны алучыга түбән яки аз керем турында белешмәләр җыярга туры килмәячәк. Аның күләме балигъ булмаган һәрбер балага минималь хезмәт хакының яртысын тәшкил итәчәк. Дәүләт думасында Парламент тыңлаулары кысаларында ташлама турында фикер алышырга әзер булуларын белдерделәр.

- Бүген күпбалалыларга ничек ярдәм итәргә, туымны арттырырга, дигән күптөрле тәкъдимнәр яңгырый. Бу - һәр бала тугвч, ана капиталы арту, ташламалы ипотека программалары һәм башкалар. Барлык тәкъдимнәр дә демографлардан, социологлардан, депутатлардан аларны җыеп фикер алышуларын таләп итә. Моның өчен Парламент укулары планлаштырылган. Анда без бу башлангычны да карый алабыз, дип уйлыйм, - диде Дәүләт думасының Гаиләне яклау, әтиләр, ана һәм балачак мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая.

Автор:
Читайте нас: