Барлык яңалыклар
Икътисад
14 ноябрь 2023, 10:29

Пенсионерларның кайбер категорияләре Яңа ел алдыннан акчалата бонус алачак

Бу хакта пенсия түләүләре буенча эксперт Сергей Власов белдергән.

Пенсионерларның кайбер категорияләре Яңа ел алдыннан акчалата бонус алачак
Пенсионерларның кайбер категорияләре Яңа ел алдыннан акчалата бонус алачак

Агымдагы елның декабрендә Русиядә пенсионерларның кайбер категорияләре Яңа ел алдыннан акчалата бонус алачак. Бу хакта пенсия түләүләре буенча эксперт Сергей Власов белдергән. Бу хакта "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә. 

Эксперт билгеләп үткәнчә, пенсиягә өстәмәне, аерым алганда, күптән түгел төп эшеннән киткән эшләүче пенсионерлар алырга мөмкин. Әмма өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре эштән азат ителгәннән соң өченче айга артачак. Шул ук вакытта элек төшереп калдырылган барлык индексацияләр дә исәпләнәчәк, дип яза "Primpress" порталы.

"Әгәр пенсионер сентябрьдә эштән киткән икән, октябрьдә аның эштән китүе турындагы мәгълүмат Социаль фондка керәчәк, ә ноябрьдә белгечләр барлык индексацияләрне түләү турында карар кабул итәчәк", — диде Сергей Власов.

Моннан тыш, декабрьдә 80 яшь тулган пенсионерлар да пенсиягә өстәмә алачак. Хәзер аларга иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләменең 100 процентлы өстәмә түләвен бирәчәкләр. Хәзер аның күләме 7567,33 сум тәшкил итә.

Автор:
Читайте нас: