Барлык яңалыклар
Икътисад
7 ноябрь 2023, 20:06

Бензиннан газга күчәбезме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә техниканы һәм транспортны табигый газга күчерү һәм моның өчен тиешле инфраструктура булдыру мәсьәләсендә муниципалитетларның активлыгы буенча рейтинг әзерләргә кушты.

Бензиннан газга күчәбезме?
Бензиннан газга күчәбезме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә техниканы һәм транспортны табигый газга күчерү һәм моның өчен тиешле инфраструктура булдыру мәсьәләсендә муниципалитетларның активлыгы буенча рейтинг әзерләргә кушты. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Башкортстан автомобильгә газ тутыру компрессор станцияләре саны буенча Русия субъектлары арасында 2нче урында тора. Әмма инфраструктура булдыру гына мөһим түгел, аның эшләве кирәк.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, транспортны табигый газга күчерү мәсьәләләре буенча муниципалитет җитәкчеләре белән сөйләшенгән, әмма барысы да эшләнми. “Алга таба” уйларга кирәк.

Фото: “Башинформ”.

Автор:
Читайте нас: