Барлык яңалыклар
Икътисад
19 сентябрь 2023, 11:40

Тагын кайчан пенсияләр арта?

Кайчан һәм күпмегә?

Тагын кайчан пенсияләр арта?
Тагын кайчан пенсияләр арта?

"Кызыл таң" гәзите хәбәр итүенчә, Русия пенсионерларының күпчелеге өчен 1 гыйнвардан пенсия 5,3 процентка артачак. Бу картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре алучы эшләмәүче пенсионерларга кагылачак. Шулай ук Социаль фонд линиясе буенча хәрби пенсионерларныкы да артачак.

2024 елның февраль башыннан барлык группа инвалидларның, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре ветераннарының, инвалид балаларның, сугышта катнашучыларның пенсияләре 5,3 процентка артачак. Киләсе индексацияләр алдагы елның апрель һәм август айларына планлаштырыла.

2025 һәм 2026 елларда картлык буенча пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк. 2025 елга кадәр индексация 1 гыйнвардан үткәреләчәк. Аннары пенсияләр 1 февральдән артачак, аннары индексация апрельдә көтелә.

Автор:
Читайте нас: