Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2023, 15:17

1 октябрьдән янә пенсияләр арта

Бу арту барлык пенсионерларга да кагылмый. Кемнәргә кагыла соң?

“Кызыл таң” гәзите хәбәр итүенчә, тиздән хәрби пенсионерларның пенсияләре артачак. Русия Хөкүмәте карары белән 2023 елның 1 октябреннән аларның пенсияләре 10,5 процентка күтәреләчәк һәм уртача 42 000 сум тәшкил итәчәк.

Гомумән алганда, илебездә якынча 2 миллион 778 мең хәрби пенсионер яши. Алар исәбенә Русия Оборона, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, полиция, Тикшерү комитеты, прокуратура, таможня, ФСИН системаларында эшләп, хаклы ялга чыгучылар керә.

Русия Финанс министры урынбасары Леонид Горнин белдерүенчә, хәрби пенсияләрне күтәрүгә федераль бюджеттан 1 триллион сумнан артык акча бүленгән.

Автор:
Читайте нас: