Барлык яңалыклар
Икътисад
19 август 2023, 14:11

Башкортстанда яшәү минимумы арта, диләр...

Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Башкортстанда яшәү минимумы арта,, диләр...
Башкортстанда яшәү минимумы арта,, диләр...

2024нче елда Башкортстанда яшәү минимумы арттырылырга мөмкин, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына сылтанып.

Республика Хакимияте җан башына яшәү минимумы күләмен 13,5 мең сум, эшкә яраклы халык өчен — 14,7 мең сум, пенсионерлар өчен — 12,4 мең сум, балалар өчен — 13,1 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.

Әлеге вакытта эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән индекс 13, 7 мең сум, балалар өчен — 12, 2 мең сум, пенсионерлар өчен 11, 9 мең сум тәшкил итә. Шулай итеп, төрле категория гражданнар өчен яшәү минимумы үсеше 4 проценттан 7,3 процентка кадәр булырга мөмкин.

Автор:
Читайте нас: