Барлык яңалыклар
Икътисад
17 август 2023, 14:00

Ана капиталы буенча яңа үзгәрешләр бар

Нинди?

Ана капиталы буенча яңа үзгәрешләр бар
Ана капиталы буенча яңа үзгәрешләр бар

"Кызыл таң" гәзите хәбәр итүенчә, Русия Хөкүмәте ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә тотыну тәртибен раслады. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында белдерүләренчә, бу карар гариза бирүченең керемнәрен раслый торган мәгълүмат һәм документлар исемлегенә төгәллек кертәчәк. Бүгенгә керемнәрне исәпкә алу тәртибенә төзәтмәләр кертелгән һәм гариза тутыру формасы тәртипкә китерелгән.

Русия Социаль фонды мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә алачак, шуңа күрә күпчелек очракларда ата-аналардан бернинди өстәмә белешмәләр дә таләп ителмәячәк.

Автор:
Читайте нас: