Барлык яңалыклар
Икътисад
19 июль 2023, 21:21

1 миллион сум күләмендәге түләүләр кемнәргә тиешле?

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

1 миллион сум күләмендәге түләүләр кемнәргә тиешле?
1 миллион сум күләмендәге түләүләр кемнәргә тиешле?

Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, быел республика Спорт министрлыгы үзенең йөз еллыгын билгели. Юбилей елында төрле спорт стипендияләре һәм премияләре булдырыла.

Республикада 2020нче елда илдә беренче булып “Авыл тренеры” проекты гамәлгә ашырыла.  Биредәге проект ярдәмендә 103 кеше бу акчаны алган. Быел тагын 55 тренер миллион сум күләмендә түләүләр алачак.

Хәзерге вакытта әлеге түләүләрне республикада биш елдан артык яшәүче, торакка мохтаҗлар сыйфатында исәптә торучы, ипотека кредиты буенча гамәлдәге килешүгә ия булган һәм торак урыннарына мохтаҗлар сыйфатында исәптә торучы, яисә агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң башка төбәкләрдән килгән тренер-укытучылар ала алачак.

Түләүләрне торак сатып алуга, төзү өчен җир участогы сатып алуга, ипотека түләүгә һәм йорт төзүгә юнәлтергә мөмкин, дип билгеләп үтә Андрей Назаров.

 Фото: "Башинформ" агентлыгы. 

Автор:
Читайте нас: