"Аяклар арый, аякларны кая куярга белмим" дип зарланучылар бар. Күпләргә таныш бу хәл.
Әгәр шулай икән, сезнең игътибарга гади генә ысул тәкъдим итәбез.
Алма серкәсе бик яхшы булыша. Мамыкка манчып, аякларны алма серкәсе белән ышкыгач рәхәт булып китә, тезләргә дә файдасы бар.
Тагын бер рецепт: 1 стакан алма серкәсе, 1 стакан бал, 10 тырнак сарымсакны бергә бутап, 1 атна холодильникта тотарга, болгатып торасы, аннары ач карынга 2 бал кашыгы шушы сиропны 1 стакан су белән бутап эчәргә кирәк, күп авырулардан файдалы.