Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 гыйнвар , 19:42

Тавык кышын йомырка салсын, дисәң...

Кышын тавыклар йомырка салуны азайта. Йомыркадан өзелмәс өчен аларны дөрес сыйларга кирәк. Ничек?

Тавык кышын йомырка салсын, дисәң...
Тавык кышын йомырка салсын, дисәң...

Кышын тавыклар йомырка салуны азайта. Шуның өчен йомыркадан өзелмәс өчен аларны дөрес сыйларга кирәк

Тавыкларга чүпрә һәм акбур бирә башлау белән, йомырка салулары күзгә күренеп артачак.


Кичтән 1 л суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә бирергә була), аз гына шикәр комы кушып болгатырга кирәк. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушыгыз. 5-6 көн шулай өстәмә тукландырырга була, тавык йомырка сала башлый. Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушарга кирәк.

Чыганак: "Ирек мәйданы". 

Автор:
Читайте нас: