Ютәлгә каршы прополислы май кулланырга була. Бик тә яхшы һәм файдалы рецепт.
Моның өчен ак майга бераз гына прополисны ваклап салып эретәбез. Прополис тулысынча эреп бетмәскә дә мөмкин, бу бик куркыныч түгел.
Суынгач, әзрәк кенә бал өстәп, барысын бергә болгатабыз.
Ютәл башланса, бераз кабып куярга була, файдасы зур. Ул тиз бозылмый да. Гадәттә холодильникта сакларга кирәк.