Моның өчен 1,5 кг кызыл чөгендерне әрчеп, һәркайсын 4-5 кисәккә бүләргә.
Шуның өстенә 2 литр кайнар су салырга. Аны 1 сәгать кайнатырга. 1сәгатьтән соң 1 аш кашыгы шикәр комы салырга, 1 аш кашыгы алма серкәсе өстәргә. Суыткычта сакларга.
Катнашманы көн саен ашау алдыннан 3-4 тапкыр 30-40 мл эчәргә.
Бу компот канның сыйфатын яхшырта, организмны, бавырны чистарта, яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә, йөрәк-кан әйләнеше системасын ныгыта, кан басымын төшерә һәм симерүгә каршы көрәш чарасы буларак санала.
Чыганак: "Авыл хатыны".