Акча гөлен яки толстянканы күпләрнең өендә күрергә мөмкин. Ләкин аны өйдә дөрес урынга урнаштырсаң гына акча бирә, ди бит имеш. Аның савыты да кызыл яки яшел төстә булырга тиеш икән ул, халык сынамышлары буенча.
Акча каналлары бу гөлләрне өйнең көньяк-көнчыгыш ягына урнаштырсаң ачыла икән. Бу зонаны компас ярдәмендә ачыкларга кирәк. Анда гөлләргә уңайлы, якты булырга һәм даими җилләтелеп торырга тиеш. Гөл янында алтынсыман, яшел һәм зәңгәр төсле матур әйберләр урнаштырсагыз, байлык сезне берничек тә урап уза алмас. Ә менә акча гөле янында иске, ямьсез, ватык һәм китек әйберләр булса, байлык каналлары ябыла, имеш...
Шулай ук элек борынгылар бу көнне акча гөле төбенә өч тимер акча күмгәннәр һәм өйгә акча теләп, гөл белән бераз “сөйләшкәннәр”. Күмелгән тимер акчаларга өч ай тирәсе тотынырга ярамый. Соңыдан күчереп утыртырга уйласагыз, ул акчаларны алырга да була.