Тавык йомыркасының кабыгын юып, суда кайнатып (салманелла булмасын өчен), киптереп, кофемолка аркылы порошок ясарга кирәк. Шул порошокны иртә белән бер чәй калагы күләмендә чынаякка салып, аңа лимон суты салып биш минут тотарга, урысча әйткәндә "известьны гасить" итәргә, ул чыжлап тора. Шуңа кибеттән алган куе катык салып, болгатып ач карынга эчәргә.
"Иптәшем дә тез буыны белән азаплана. Ул да шуны эчә башлады. Аңа да бик зур файдасы тиде. Аллаһыга шөкер, хәзерге көндә бу авырулардан арындык", - дип язган әлеге халык рецепты белән уртаклашучы Ибраһим Фатыйхов.