22 ноябрьдә тырнак, чәч кисәргә ярамый, югыйсә бөтен кыш айлары авыруларда узачак.
Иртәгә ялгыш кына да беркемне дә рәнҗетмәскә тырышыгыз. Бер рәнҗетү меңе белән үзегезгә кайтыр. Үпкәләткән кешеләрегездән гафу үтенегез. Хәтта күптән үпкәләткән кешедән дә. Болай итсәгез, тормышыгыздан авырлыклар, проблемалар китәр, яшәве җиңелрәк булыр.
Өйдә киемнән күп нәрсә юк. Озак еллар киелми ятканнары, ташлармын дип җыеп куйганнары, кечерәйгәннәре, зурайганнары — барысы да урын алып тора. 22 ноябрь – аларны өйдән чыгару өчен менә дигән көн. Элек нәкь бу көнне иске әйберләрне яндырганнар яки мохтаҗ булган кешеләргә таратканнар. Югыйсә иске кемнәр сезнең белән булган элекке проблемаларны үзенә тартып торачак. Артта калган кайгылар, проблемалар кире кайтырга мөмкин.
Бу көнне авыр һәм зур булган эш башламагыз. Югыйсә ул эш сезгә тик авырлыклар гына китерәчәк.
22 ноябрьдә бурычларны кайтару хәерле. Ә бурычка бирергә кирәкми. Кире ала алмассыз.
Шулай ук кеше серен беркемгә дә сөйләмәгез. Иртәгә телен тыя алмаганнарны күп күңелсезлекләр көтәргә мөмкин.