Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 ноябрь , 19:59

Артрит... Күпләргә таныш авыру

Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның бай тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала.

Артрит... Күпләргә таныш авыру
Артрит... Күпләргә таныш авыру

Буыннар авырту олы яшьтәге кешеләрне аеруча интектерә һәм озак вакыт дәвамында дәвалауны таләп итә. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның зур тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала. Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, иримочкалар ясау, мазь сөртү, ванналар кабул итү. эчке дәвалау ысулларына дару үләннәреннән ясалган төрле төнәтмәләр, соклар эчү керә.

Авырткан буыннарны дәвалау өчен, халык медицинасы җәй көннәрендә үги ана, әрекмән, ә кышын кәбестә яфракларын төнгелеккә бәйләп ятарга киңәш итә. Бу ысул авыртуны сизелерлек киметә. Буыннар авыртуны җиңеләйтү өчен, яшелләнгән бәрәңгене уып яки иттарткыч аркылы чыгарып, авырткан буынга куюның ярдәме тия. Мо- : ның өчен кабыклы бәрәңге кулланыла. Уылган бәрәңгене кайнар суга салып, температурасы 38 градуска җиткәнче җылыталар. Массаның суын сыкмыйча, тупас тукымадан тегелгән капчыкка салырга. Бәрәңге катламының калынлыгы 1,5-2 см булырга тиеш. Бәрәңге массасы салынган кап- чык белән авырткан урынны төреп, клеенка белән капларга, компресс эченнән сыеклыгы агып чыкмаслык итеп, бинт белән бәйләргә кирәк. Компресс бәйләнгән буын астына мендәр куеп йокларга. Болай эшләгәндә авырту 20-30 минуттан соң басыла һәм тиз генә кабатланмый. Әмма ышанычлырак булсын өчен, компрессны атна дәвамында һәр төн кую хәерле.

Авырткан урыннарга шулай ук бөтен бәрәңге дә куярга була. Әгәр кул г бармакларының буыннары авыртса, бәрәңгене кулда туп кебек йөртәләр, ә төнгә бәрәңге тутырылган бияләй кияләр.

Эвкалипт мае, кандала үләне, сары мәтрүшкә чәчәкләре, колмак күркәсе . мазе белән ясалган компресслар да авыртуны киметергә һәм ялкынсыну процессын акрынайтырга ярдәм итә. Мазь ясау өчен, әлеге үсемлекләрне (киптереп порошокка әйләндергәч) 2 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 50 г вазелин салырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны ышкырга.

Мазьне караңгы салкынча урында сакларга була, кирәге чыккан саен кулланырга ярый. 800 г атланмайга 400 г каен бөресе кушып әзерләнгән мазьның да файдасы зур. Моның өчен бөреләрне май белән болгатырга һәм балчык савытка берничә катлам итеп тезәргә, өстен ябып 24 сәгатькә җылы урынга куярга кирәк (бөреләр коры булган очракта 48 сәгатькә). Барлыкка килгән катнашманы куе иләк аша чыгарырга һәм бер чеметем (7 г чамасы) камфора порошогы өстәп болгатырга. Мазьны салкын урында тотарга, төнгә каршы авырткан урыннарга сөртергә.

Тез буыннары авыртуын җиңеләйтү өчен, түбәндәге рецепт буенча ясалган мазьне дә кулланып була. Кара-коңгырт пыяладан эшләнгән 0,5 лы шешәгә камфора кисәге салып, өчтән бер өлеше күләмендә скипидар, үсемлек мае тутырырга, калган өлешенә су агызырга. Куллану алдыннан болгатырга.

Йоклар алдыннан авырткан урыннарга, тәмам сеңеп корыганчы сөртергә һәм ул урынны йон тукыма белән бәйләп куярга кирәк.

Сазанак (багульник), кандала үләне яфракларын, әрекмән, сарут (пырей) тамырларын, артыш (можжевельник) җиләкләрен, колмак күркәләрен һәм тимьян (чабрец) үләнен тигез күләмдә алып болгатырга. Бу катнашманы шешәгә тутырып аракы салырга һәм 10 көн дәвамында караңгы урында төнәтергә.

Тагын бер рецепт: 15-20 г вакланган эт тигәнәгенә 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Төнәтмәне авырткан буыннарга сөртергә.

Авырткан буыннарга сөртү, аларга компресс ясау өчен, керән тамыр, торма, шалканнан төрле катнашмаларны да кулланалар..

Артритлардан дәва ванналары куллану да файдалы. Шундый ванналар ясау өчен берничә рецепт.

Чыршы ботакларын кайнап торган суга салып төнәтергә. Авырткан буыннарны тулысынча капларлык итеп, 37-38 градуска кадәр суынган катнашмага аякларны яки кулларны тыгып утырырга кирәк. Ваннадан соң буыннарны төреп, йокларга ятарга ярый. Процедураны 2 көннән соң ; кабатларга. Дәвалану курсы — 5-7 ванна. 1 кг каен яфрагын (коры булса — 0,5 кг) киндер капчыкка салып, 9 л суда 30 минут дәвамында кайнатырга. Барлыкка килгән сыеклыкны капчыгы ; белән бергә ваннага салырга. Мондый ваннаны ай дәвамында һәр кич кабул итәргә. 1 кг печән онына 1 чиләк су салып, 30 минут кайнатырга. 30-40 минуттан марля аша сөзәргә. Эремәне кайнар сулы ваннага салырга. Бик нык тирләгәнче ваннада утырырга. Ваннадан соң буыннарны коры сөлге белән 1 сөртеп, җылы әйбер белән бәйләргә һәм йокларга ятарга. Йөрәк авырулы кешеләргә мондый ваннаны кулланырга ярамый. ; Артрит авыруын җиңеләйтү өчен иртән, көндез һәм йоклар алдыннан ач карынга 1 әр стакан пешкән җылы бәрәңге суы эчү файдалы. Шулай ук 1 көн саен кабыгы белән бергә вак итеп уылган чи бәрәңге ашау да ярдәм 3 итәргә МӨМКИН. Артриттан интегүчеләргә давыл үләненең (спаржа), алма, слива, кузгалак, караҗиләк, кызыл бөрлегән, миләш, сырганак, кара карлыган, яшел чәйнең дә файдасы зур.

Мәкалә "Википедия"дан алынды. 

Автор:
Читайте нас: