Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 ноябрь , 14:59

Салкын тисә - сарымсак чәе эчегез!

Салкын тидергән булсагыз, сарымсак чәе эчеп карый аласыз. Ул авыру чорын кыскарта һәм терелү процессын тизләтә. Әлеге вакытта бу бик мөһим. 

Салкын тисә - сарымсак чәе эчегез!
Салкын тисә - сарымсак чәе эчегез!

Аны әзерләү бик җиңел:
1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 мл кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бетерергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.

Салкын тиюнең һәр чорында сарымсаклы дәвалануны туктатмагыз. Вакланган сарымсакны кефир яки простоквашага да кушып эчәргә була. Әлеге состав шулай ук эчәк флорасын чистарта.

Бу ысуллар сарымсакка аллергиясе булмаган кешеләр өчен генә. Дәваланганчы табибыгыз белән киңәшләшеп алу да мәслихәт.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: