Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 октябрь , 20:05

Их, аяклар сызлаулары...

Төнлә аяк сызлау белән интегүчеләр күп. Аякларны кая куярга белми таң аттырган чаклар да бар. Түзәл хәл калмый бит... Берничә киңәш күпләргә ярдәм итәр.

Их, аяклар сызлаулары...
Их, аяклар сызлаулары...

Таз яки чиләккә 2-3 литр җылы су салырга һәм аңа хуҗалык сабыны салырга кирәк (хуш исле сабын кирәкми). Су сөт төсенә керергә тиеш. Суга бер аш кашыгы тоз һәм чәй содасы салырга. Арытаба суга 10 тамчы йод тамызабыз да аякларны шунда батырып утырабыз. Су суынган саен аңа чәйнектән кайнар су өсти торыгыз. Шул рәвешле 15 минут утырабыз. Артыгын утыру, киресенчә, зарарлы булырга мөмкин.

Арытаба аяклары корытабыз, табанга бераз массаж ясап алу да артык булмас. Аякларга йон оекбаш киеп, йокларга ятабыз.

Әлеге суны 3 тапкыр кулланырга кирәк. Моның өчен аны җылытырга һәм тагын 10 тамчы йод өстәргә кирәк булачак.

10-12 тапкыр эшләсәгез файдасын сизәрсез. Ә теләк булганда күбрәк эшләргә дә мөмкин. Кемнәр аяклардагы кан тамырлары белән интегә, аларга суны җылымса гына итәргә кирәк.

Чыганак: "Сәламәтлек, киңәшләр"

Автор:
Читайте нас: