Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 октябрь , 19:48

Сарымсак утыртырга соңга калмагыз

Ай календаре буенча быел сарымсак утырту өчен нинди көннәр уңайлы?

Сарымсак утыртырга соңга калмагыз
Сарымсак утыртырга соңга калмагыз

Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк, дип "Кызыл таң" гәзите киңәш итә.

Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә. Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк.

Ай календаре буенча быел 5, 6, 10, 11, 14, 15, 18, 19, 22, 23 октябрьдә сарымсак утырту өчен уңайлы көннәр санала.

Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә. Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән, көзге сарымсакны утыртырга була.

Автор:
Читайте нас: