Ялларда калган ташкабаклардан икра ясыйк.
Безгә кирәк булачак:
6 кг ташкабак
2 стакан көнбагыш мае
1 стакан шикәр комы
2 аш кашыгы тоз
Эш мәле:
Ташкабакларны мясорубкадан чыгарабыз. Аның өстенә көнбагыш мае, шикәр, тоз салып якынча ярты сәгать кайнатабыз.
Ары таба 400 гр майонез, 800 гр томат пастасы һәм изелгән 2 баш сарымсак салына. Тагын ярты сәгать кайнатабыз.
Ахырдан 4 кашык уксус салып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.