Олы яшьтәге кешеләрнең буыннар бөгелми, бармаклар сызлый, дигән сүзләрен ишетергә була. Бармаклар авыртканда, сызлаган вакытларда тоз ярдәмгә килә икән. Моның өчен йон бияләйләрне аш тозы эремәсенә (1 стакан суга 1 аш кашыгы тоз алына) салып, ярты сәгать тоталар да, сыгып алып, киптерәләр. Йокларга ятканда кулга кияләр.
Бил авыртса, теләсә нинди йон тукыманы шундый эремәдә чылатып, киптерәләр һәм билгә бәйләп йөриләр.