Барлык яңалыклар

Вак кыярны тозлау рецепты

Кышка кетердәп торган кыяр ясап карыйк әле, дуслар!

Бер литрлы стериль банкалар төбенә укроп, сарымсак угын (булмаса кыягын), керән яфрагы, түгәрәк кара борыч, кишер яфрагы салыгыз. Кыярларны тыгызлап тутырабыз, өстенә шаулап торган кипяток салып суытабыз.

Аны түгәбез, банкага ике аш кашыгы песок, бер аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 9% уксус салынган кайнап торган су агызып, боргычлап ябабыз.

Кемнәр рассолга өйрәнгән: ике литр су, 6 аш кашыгы шикәр, ике аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы уксус салыгыз (9% лы). Ни өчен шикәр, уксус күп диярсез, шикәр белән уксус реакцияга керә, уксус тәме калмый, курыкмый салыгыз. Маринад тәмле чыга, суы да калмый. Кыяр да кетердек була, керән яфрагы булганга.

Рецепт "Кирәкле төркем"нән алынды. 

Автор:
Читайте нас: