Пешерү өчен кирәк булачак: кәбестә-2,5 кг.,кишер - 1-2 данә. ,лавр яфрагы 3 данә, кара борыч - 15 борчак , дарчин (корица) - пычак очында, 70% уксус - 3 чщй калагы, тозлы су1,2 литр. (1 л. суга 50 гр. тоз, 50 гр. шикәр). Бу саннан бер 3 литрлы банка алына. Хәзерләү: 1. Кәбестәне турарга, кишерне озынча кисәргә, болгатырга, банкаларга бик тыгыз урнаштырмаска, кайнар су белән тутырырга һәм суытырга калдырырга. 2. Шул ук вакытта тозлы су пешерегез: тәмләткечләр белән су кайнатыгыз, 1 минут кайнатыгыз. 3. Кәбестә савытларыннан суны кире агызыгыз, маринад салыгыз, уксус кушыгыз, әйләндерегез.Капкач ябып куегыз. 4. Сиркә савытка тигез таралсын өчен берничә тапкыр борыгыз.