Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 март 2023, 21:23

Карлыганны әле үк бәладән коткарырга кирәк

Моның өчен гади генә ысул тәкъдим итәбез. 

Бик гади тоелса да, куакларны эссе су белән коендыру күп проблемаларны искәртергә ярдәм итә. Бу ысул белән "Авыл хатыны" төркеме уртаклаша. 

Беренче чиратта эссе су карлыганда кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә. 

Ончыл чыкка каршы эссе суның ярдәме дә шактый. Көн җылыну белән бу авыру шаша башлый, һәм чаралар күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакның коруы мөмкин. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә.

Эссе су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле береләр саны да бермә-бер арта икәнен исегездән чыгармагыз.

Иң мөһиме бу киңәшне кар эрегәнчегә кадәр кулланырга кирәк. 

Автор:
Читайте нас: