Таң атканда күргән төшләрен Рәшидә гадәттәгечә оныта торган иде. Әмма монысы өндәгедәй. Уяныр алдыннан Назыйф белән җитәкләшеп йөргәнен кыз хәтерләде. Ап-ачык. Учларының җылысын һаман тоядыр кебек. Яшел хәтфә үләннән бергәләшеп барулары хыялый дөньяда шикелле. Шифалы чишмәгә күз салса, андагы саф су никтер канга әйләнде. Назыйф агып яткан чишмәне атлап чыкты да кул болгап ары атлады. Ник бер сүз кушса. Ул яктагы яшел хәтфә үлән күз ачып йомганчы кипте кебек. Чишмәнең бу ягында калган Рәшидә ялгыз. Назыйф бертуган сеңелесе Гөлзайхан янында. Янәшә барулары. Егет борылып янә елмаеп Рәшидәгә бакты. Гөлзайхан белән бергә алар ерагайганнан-ерагая бардылар. Аларга Рәшидә дәште, ул бу икәүне чакырып кире чишмәнең бу ягына чыгартмакчы. Күпме кычкырса да абыйлы-сеңелле үзен ишетмәделәр шикелле. Атлаган саен бәләкәйләнә бардылар. Ерагайгач күз алдында—ике кечкенә нокта…
Кыз кинәт дөбердәгән тавышка сискәнеп уянды. Әхмәтзәки кулыннан чиләк төшеп киткән икән. Ниндидер серле төш иленнән кайту өчен бер мизгел. Бар уйлары хәзер шул төш турында. Җыенып эшкә чыкты. Үзен көтеп торган Фәния апасына кыз төшен сөйләп бирде. Күршесе авырсулап:
—Белмәм. Төшне яхшыга юрарга кушалар. Әмма Назыйф бертуган сеңелесе белән бергә коры үләннән китүе әйбәт түгел кебек. Беләсең инде, Гөлзайхан быел кыш ачлыктан үлде бит. Хәерлегә булсын. Әйтүе дә авыр.
—Әллә Назыйфның әнисе, Хәепҗамал апа, фронттан берәр хәбәр алды микән? Исән генә булса икән,— дип Рәшидә таяныч эзләгәндәй Фәния апасына күз салды.
—Яхшы булсын гына. Безгә ышанырга кала. Сугыш беркемне дә аямый. Хәепҗамал кызының вафатыннан исәя алмады әле. Хәерлегә булсын, — дип сөйләнеп барганда тыкырыктан каршыларына Бану килеп чыкты.Тырышсаң да шулкадәр туры китереп булмас. Хат ташучы сугыш чорында кеше күзенә күренмәскә тырышуын авылда күптән беләләр. Күзләре—җирдә. Аннан нидер төшереп җибәргәнен эзли, диярсең.
—Саумы, Бану!— дип Фәния сәламләде.
Тик Бануның кыяфәте шәптән түгел, йөзе качкан. Кәефе юк. Авырсынып атлап барышы.
—Аяктабыз әле. Үзегез нихәл?
Хат ташучы белән әңгәмә корырга форсат тигәнгә Фәния шат.
—Эшкә китеп бару. Фронттан хатлар килеп торадыр? Нинди хәлләр бар? Аллаһы боерса сугыш беткәнен иң тәү синнән ишетербез әле.
Бануның йөзе һич үзгәрешсез, җитди кыяфәттә:
—Амин. Җиңү хәбәре тизрәк булсачы. Көтә-көтә зар-интизарбыз. Тик , гөнаһым шомлыгы, бүгенгә яман хәбәрне җиткерергә туры килә шул.
—Берәрсе һәлак булганмы әллә?
Ник сүз башлаганына эче пошкандай Бану авырсулап:
—Кайгылы хәбәр җиткерүдән дә авыррагы юк. Югары очка юл алдым. Бүген кара кәгазьне Хәепҗамал апага илтәм. Күрәсең, улы Назыйф фронтта бит. Мондый хатлар һәлак булганнар турында килә. Илтми мөмкин түгел. Тиешмен,—дип почтальон авырсулап җилдәй җитез атлады.
—Әнисенә Аллаһы ярдәм бирсен. Хәепҗамал апа йөрәк чирле бит әле. Тәүбә, кайгыдан бөгелеп төшмәгәе,— диде Фәния шаккатып. Аның сүзләрен ни Бану, ни Рәшидә ишетмәделәр. Фәния күрше кызының агарган йөзенә күз салу белән барын да аңлады.
—Син, Рәшидә балакай, булмаса бүгенгә кайтып тор. Эштә үзем генә дә җитешермен әле. Тавыкларыңны карармын. Борчылма аның өчен,—дип хезмәттәшен кайтарып җибәрде.
Үзе яңалыкларга хәйран. Бу кызыйга төшләр шулкадәр рас керүенә бер дәлил. Авырлык күреп дөнья көткәннәрне күктәге илаһи дөнья шулай искәртәдер төсле. Төшендә мәрхүмә Гөлзайхан абыйсын алып киткән. Шул тиклем дә төшләре рас килер бит әй!
Рәшидә Назыйфның һәлак булуы турындагы хәбәрен ишеткәч күз күрми, колак ишетми дәрәҗәдә калды. Әрнү-сагышын басарлык түгел. Йөрәгендә давыл куптымыни? Иң саф сөю дәвамлы булырга тиеш. Ә бу афәтле сугыш Назыйфны җир куенына илтеп тыккан. Хушлашканда егет аның кулларын учларына алып, ярәшеп яшәргә сөйләшкән иделәр. Ул аны тиң ярыдай тойды. Әгәр насыйп булмаса, күпме ялварып сорасаң да бергә калу мөмкин түгел. Чәчләре чәчкә үтенгәнгә генә бәйләнми икән шул. Рәшидәнең яшьлектә сөйгән яры, кызганычка каршы, гомерлек пары булып чыкмады. Бу билгеле хакыйкать. Йөрәге, аңы моны кабул итәргә теләмәде. Аккан күз яшьләре ничарадан бичара.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.